Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Каратун мәдәният йортында "Онытырга хакыбыз юк" дип исемләнгән кичә узды. Шушы төбәкнең дин әһелләре, балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, өлкәннәр, гомумән, җырга-моңга һәвәс олысы-кечесе катнашты биредә. Сугыш елларын чагылдырган җырлар, шигырьләр яңгырады.