Китапханәчеләр Кама Тамагы районында тәҗрибә уртаклашты
Кама Тамагы районында “Китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге“ темасына зона семинары узды.
Биредә район үзәк китапханәсе тәҗрибә уртаклашу өчен чакырылган иде. Китапханә хезмәткәрләре районның әдәби картасын буенча чыгыш ясадылар. Әлеге әдәби карта үз эченә районнан чыккан һәм анда эшләп киткән, кагылышы булган шагыйрь һәм язучыларны, торак пунктларны, һәйкәлләрне, мемориаль такталарны, географик күрсәткечләрне, район турындагы китаплар исемлеген үз эченә алган. Картада тулы мәгълүмат тупланган. Аны төзүчеләр - үзәк китапханә хезмәткәрләре. Шулай ук материал туплауда авыл китапханәчеләре, туган якны өйрәнү музее ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев