Үтәмеш авылында яшәүче Фәүзия әби Кәримова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(20 август, «Апастово-информ»).
Юбилярны район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм авыл җирлеге башлыгы Ранис Бикмөхәммәтов тәбрикләп, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Фәүзия әби 12 балалы гаиләдә туып-үскән. Тормышның ачысын-төчесен кечкенәдән күреп, гаиләдә үзеннән кечерәк туганнарына терәк булып үсә. Аның гомер юлы җиңелләрдән булмый. Фәүзия әби тормыш иптәше Кәбир абый белән өч бала тәрбияләп үстерә. Гомеренең күп елларын авыл халкы сәламәтлеге сагында үткәрә, фельдшер булып хезмәт куя. Аны авылдашлары һәрчак ярдәмчел, игътибарлы һәм үз эшенә җаваплы белгеч буларак хөрмәт итә. Тормыш Фәүзия әбигә зур сынаулар да бирә. Ул ике баласын - кызы Алсуны һәм улы Айратны югалта. Кызы 20 яшендә юл һәлакәтендә вафат булса, улы Айрат та гомеренең иң матур елларында якты дөньядан китә. Тормыш иптәше Кәбир абыйның вафатына да инде өч дистә елга якын вакыт узган. Бүгенге көндә Фәүзия әби улы Азат абый һәм килене Рузалия апа тәрбиясендә яши. Сәламәтлеге элеккеге кебек булмаса да, ул тормышка булган яратуын, күңел җылысын саклап калган. Нурлы йөзле әби балалары, оныклары өчен һәрчак изге догада.
Нет комментариев