Җәмгыять һәм без

Түбән Камага күпләп БПЛА һөҗүме вакытында беркем дә зыян күрмәгән

Түбән Камага күпләп БПЛА һөҗүмен кире кагу вакытында зыян күрүчеләр булмады. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә.

Элегрәк Түбән Камага Украина шпион очкычларының күпләп һөҗүменә дучар булуы турында шәһәр мэры Радмир Беляев белдергән иде.

«Һава һөҗүменә каршы оборона көчләренең бердәм эше аркасында Нижнекамскка күпләп БПЛА һөҗүме зур җимерешләргә китермәде. Биналәрнең һәм объектларның җитди зыян күрүе теркәлмәде, корбаннар юк», – дип сөйләделәр ведомствода.


Нет комментариев