Шул уңайдан «Үтәмеш бабайда кунакта» дип исемләнгән бик матур авыл көне узды.
Бәйрәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән, авыл тарихы белән бәйле прологтан башланып китте. Үтәмеш авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, волонтерлар һәм юбилярлар бүләкләнде. Үзешчәннәр белән бергәләп бер сәхнәдә Казаннан Фәнзил төркеме, Рамил һәм Рамилә Хайретдиновлар матур концерт программасы белән халыкны сөендерделәр. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җырчысы Регина Тимербулатова һәм Кариев театры артисты Ильфат Гыйбадуллин үзләренең осталыкларын күрсәттеләр — аларның чыгышлары бәйрәмнең иң кадерле мизгелләренә әверелде.
Балалар өчен аниматорлар эшләде, халык уеннары бәйрәмдә үзенә бер аерым урын алды: балалар да, өлкәннәр дә уеннарда катнашып, күңел ачтылар. Шулай ук авылдашлар һәр килгән кунаклар өчен кайнар плау, хуш исле чәйләр һәм тәмле коймаклар әзерләде. «Үтәмеш бабай бәйрәме»нән барысы да канәгать калды: бу көн авыл халкы өчен истә калырлык, күңелле һәм бердәмлекне ныгытуга ярдәм итүче матур вакыйга булды.Ә кичен рәхәтләнеп авыл халкы зәлидә әйләнде.
Нет комментариев