Котлыйбыз!
Җәмгыять һәм без

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, музей ветераны Ногманов Рәмис Госман улы 7 ноябрьдә гомер бәйрәмен - олы юбилеен каршылый.

Хөрмәтле Рәмис Госманович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Киңәшчебез, ярдәмчебез, мәгълүмат чыганагыбыз булып, тагын да озак еллар яшәргә язсын сезгә! Тормышыгыз да җырларыгыздай көйле, матур булсын! Тәгъзимә Магдаевна белән тигезлектә, балалар, оныклар игелеге күреп яшәгез!

Хезмәт юлы хөрмәт җимеше биргән,

Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.

Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,

Гасыр буена саклар төсле сез.

Гаиләгез белән бергә-бергә

Тигезлектә язсын яшәргә.

Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,

Җәй яшене кебек яшьнәргә.

Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” коллективы.


Нет комментариев