Җәмгыять һәм без

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +29 градуска кадәр җылы көтелә

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм урыны белән боз яву көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчә, 5-10 м/с, кайбер урыннарда исүе 14 м/с кадәр көчәя. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +20…+25° була, республиканың көнчыгышында – +29° кадәр.


Нет комментариев