Якташыбыз Рафис Хәбибуллин гаиләсе ел саен Иске Йомралы авылында яшәүче Рахматуллинар гаиләсенә ярдәм күрсәтә.
Быел да Айрат һәм Алисә Рахматуллиннарның өч баласын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итте. Балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар алып кайтып бүләк итте. Ул балаларга яхшы укырга, тәртипле булырга, әти-әниләрен һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә теләкләрен җиткерде.
Балалар күчтәнәчләргә бик сөенеп, якташыбыз Рафис Хәбибуллинга рәхмәтләрен белдерделәр. Гаилә башлыгы Айрат Рахматуллин да ел саен күрсәтелгән ярдәм өчен изге теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев