ЮХИДИ хәбәр итә

Районда “Каршы як полоса” профилактик чарасы уза

Бу көннәрдә юлларда рейдлар оештырыла.

(18 август, “Апастово-информ”).

13-26 август көннәрендә республикада һәм районда  каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә булган юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан «Каршы як полоса» исемле профилактик чара үтә. Чара барышында юл хәрәкәте  кагыйдәләрен тупас бозып, туры сызыкны кисеп, каршы як полосага чыгучыларны ачыклауга игътибар артачак. - Оператив мәгълүматлар буенча, 2026 елның 7 аенда каршы як полосага чыгу белән бәйле 112 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 58 кеше һәлак булган һәм 172 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу юл-транспорт һәлакәтендә барлык һәлак булучыларның 31,7 процентын тәшкил итә.

фото дорога
Алия Тимургазиева фотосы

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, алдагы транспортны узып киткәнче, машина йөртүче моны башкарып чыга алуына, ул чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының буш булуына, узып китү өчен җитәрлек ерак¬лык булуга һәм бу маневр вакытында юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына комачаулык тудырмавына инанырга тиеш. Ә инде «Узып китү тыела» дигән юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ линия булганда, шулай ук калку юлдан күтәрелгәндә, куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән участокларда узу катгый тыела.

Кагыйдәне бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф салына яки транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 4 айдан 6 айга кадәрге вакытка мәхрүм ителә. Кагыйдә бозу икенче мәртәбә теркәлсә, таныклык инде 1 ел срокка чикләнә. Моннан тыш, административ хокук бозган һәм моның өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки бу гамәлне кылган өчен хөкем ителгән затка, өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгучылар район юлларында да очрый. Аларга кисәтүләр ясала, беркетмәләр төзелә.

Юл ашыккан яратмый. Һәркем үз-үзенә һәм юлдагыларга игътибарлы булсын иде. Кемнеңдер ашыгыч гамәле аркасында бер гаепсез кешенең сәламәтлегенә зыян килергә яисә гомере өзелергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: юл хаталарны кичерми, - дип кисәтә районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев