Җәмгыять һәм без

Үзәк сайлау комиссиясе “Яблоко” партиясен бюллетеньнән чыгарды

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда федераль округ буенча тавыш бирү бюллетененнән “Яблоко” партиясен төшереп калдырды. Бу карар 18нче августта Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

“Яблоко” бюллетеньдә икенче номер астында иде. Хәзер анда 10 партия калды, башка партияләрнең номерлары үзгәртелмәде. Үзгәрешләр Россия Югары судының партиянең федераль исемлеген сайлаулардан төшереп калдыру турындагы карары үз көченә кергәннән соң кертелде.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев