Сәламәтлек

Татарстанда үсмерләрнең ни өчен зацеперларга әверелүе турында сөйләделәр

Үсмерләр кызыклык һәм барысына да өлгерә алуларына ышаныч аркасында зацеперларга әверелә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсенең клиник-эксперт эш буенча баш табиб урынбасары Нана Пантелеева сөйләде.

«Үсмер үзе барысына да өлгерә ала дип саный. Кайберәүләрдә кызыклык уйный. Үсмерләр белән эшли белү кирәк. Бик күп нәрсә гаиләгә бәйле. Олылар әйтеп торырга тиеш: дөньяда мондый очраклар бар, бу зур проблемаларга яки гомерне югалтуга китерергә мөмкин», – дип аңлатты РБКХ баш табиб урынбасары.

Пантелеева әти-әниләрне кисәтә: үсмер үз җайлына калдырылмаска тиеш, аның энергиясе куркынычсыз юнәлешкә юнәлтелергә тиеш. Моңа спорт, иҗат һәм түгәрәкләр ярдәм итәчәк.


Нет комментариев