Җәмгыять һәм без

Уфада БПЛА торак йортка эләккән

Дошманның пилотсыз очу аппараты Уфаның Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән.

“Аның сүзләренчә, өске катларда тәрәзә пыялалары ватылган, БПЛА кыйпылчыклары парковкадагы машиналарга да зыян китергән. Бер кеше җәрәхәтләнгән, аңа медицина ярдәме күрсәтелә”, - дип яза “Татар-информ”.

Барлыгы алты пилотсыз аппарат теркәлгән: дүртесе бәреп төшерелгән, берсе сәнәгать зонасына төшеп, анда янгын чыккан. Хәзер утны сүндерү эшләре бара.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев