Кешеләрең синең, Апасым!

Ринат Шиәхмәтов - спортка тугры остаз

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: “Республиканың барлык казанышлары нигезендә - татарстанлыларның фидакарь хезмәте. Без көндәлек хезмәте, эшенә тугрылыгы һәм профессиональлеге белән республикабызның уртак үсешенә ныклы нигез салучы хезмәт кешесенә тиешле бәя бирергә тиеш”.

Татарстанда хезмәттә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне билгеләү максатыннан Электрон Мактау тактасы булдырылды. Аңа үз һөнәренә тугрылыгы һәм югары профессионализмы белән аерылып торган республикабызның иң яхшы хезмәткәрләре кертелде. Алар арасында - Апас районының горурлыгы, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Шиәхмәтов Ринат Рафаэльевич.

Ринат Рафаэльевичның Апас спорт мәктәбендәге хезмәт юлы 2000нче елдан башлана. Ул мәктәп ачылган көннән биредә эшләп, чирек гасыр дәвамында яшь спортчылар тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Бу еллар артында меңләгән күнегүләр, ярышларга сәфәрләр һәм, әлбәттә, аның шәкертләренең күпсанлы җиңүләре тора. Әмма тренер өчен иң зур нәтиҗә - медальләр һәм кубоклар гына түгел, ә балаларның үз көчләренә ышануы, җиңелүдән соң бирешмәве һәм җиңүне лаеклы кабул итә белүе.

Ринат Рафаэльевич яшь спортчыларга спорт осталыгын гына түгел, тәртип, җаваплылык, көндәшкә хөрмәт һәм үз-үзеңә ышану кебек сыйфатларны да тәрбияли. Күп кенә балалар өчен ул тренер гына түгел, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм иткән остаз. Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре исеме - аның күпьеллык һәм фидакарь хезмәтенә лаеклы бәя.

 


Нет комментариев