Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат булган. Бу хакта Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
Гүзәл Авзалованы соңгы юлга туганнары, якыннары һәм дуслары озаткан. Әлфия Авзалова ике кыз - Гүзәл һәм Зөлфияне тәрбияләп үстергән. Җырчының нәсел дәвамчылары арасында оныклары Иделия, Ләйсән, Аскар һәм Рената, шулай ук оныкчыклары Ева, Кристан-Александр, Себастьян-Эндрю һәм Максимильян бар.
Әлфия Авзалова - татар эстрадасының легендар җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. Аның иҗаты татар музыка сәнгатендә тирән эз калдырды.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев