Кайбер татарстанлылар өчен картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу яше берьюлы берничә нигез буенча киметелергә мөмкин.
Аерым очракларда бу 10 елга кадәр җитә. Моның өчен гражданның:
- Ерак Төньякта кимендә 15 ел яки аңа тиңләштерелгән җирләрдә 20 ел хезмәт стажы;
- авыр, зарарлы яки куркыныч шартларда тиешле эш стажы;
- ир-атлар өчен кимендә 25 ел, хатын-кызлар өчен 20 ел иминият стажы;
- кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш.
Мәсәлән, Ерак Төньякта 15 ел һәм зарарлы җитештерүдә 11 ел эшләгән кеше башка таләпләргә дә туры килсә, пенсиягә ике нигез буенча бишәр елга иртәрәк чыга ала. Ягъни гомуми яшьтән 10 елга кадәр иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев