Чара балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелә.
(20 август, “Апастово-информ”).
24 августтан 6 сентябрьгә кадәр район Дәүләт автоинспекциясе һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтәчәкләр. Шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тотачаклар, ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр, төрле конкурслар, викториналар һәм аңлату чаралары үткәрәчәкләр.
- Агымдагы елның җиде аенда республика юлларында балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала һәлак булган һәм 291 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда барлык аварияләр буенча күрсәткечләр дә арткан: юл-транспорт һәлакәтләре саны 10 очракка, үлүчеләр саны 4кә, ә яраланган балалар саны бер тапкырга арткан. Балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары. Аларның юлларда исән-имин йөрүләре өчен өлкәннәр җаваплы. Шуңа күрә һәр әти-әни балаларының иминлеген кайгыртсын иде, - ди районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев
Нет комментариев