Бәйрәм гомер итүчеләр һәм бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар иганәчелегендә узды.
(20 август, “Апастово-информ”).
Бәйрәмне авылның иң актив кешеләре оештырды . Авыл көненә дип килгән җитәкчеләрне, кунакларны баллы чәкчәк, гармун моңнары, татар җырлары белән каршы ала чурибурашлылыр. Яңгыр явып торуга да карамастан, халык бәйрәмгә агыла. Авыл көненә никадәр авылдашлар, танышлар, якташлар, бергә укыган классташлар, райондашлар, кайткан кунаклар җыелды. Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин Чүрибураш авылы халкын бәйрәм белән котлап, мондый чараларның халыкны берләштерүдә, очраштыруда әһәмияте зур икәнен билгеләп үтте.
Чарада бүләкләүләр белән үрелеп барды. Махсус хәрби операциягә үз өлешләрен кертүче көмеш волонтерлар Дамирә Сәгъдиева һәм Фәүзия Заһретдиновалар түргә чакырылып, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук Чури Бураш авылыннан махсус хәрби операциягә китеп, батырларча һәлак булган һәм бүгенге көндә дә ил иминлеге сагында торучы ир-егетләрнең якыннары түргә чакырылып хөрмәтләнде.
Бәйрәмдә авылның иң бәләкәй баласы, иң өлкән кешеләре һәм күп еллар парлап бергә гомер итүче гаиләләр, юбилейларын каршылаучы өлкәннәр дә билгеләп үтелде. Шулай ук авыл тормышында, чараны үткәрүдә активлык күрсәтүчеләр, бәйрәмгә үзенең иҗатташ дуслары белән ямь биргән Россиянең атказанган, Татарстанның Халык артисты, якташыбыз Фердинанд Сәлахов һәм фермер Марат Хәмидуллин да рәхмәт хаты һәм бүләккә ия булды.
Мәйданда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Аниматорлар нәниләргә аерым уенлы программалар тәкъдим итте. Балаларга мондый онытылмаслык мизгелләр өләшүдә шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина да үз өлешен кертте. Бәйрәм гөрләгәннән-гөрләде. Төрле кызыклы, милли уеннар белән аралашты. Шашлык кызды, табада чыжлап коймак пеште. Бөтен кешегә дә җитәрлек итеп зур казанда плау өлгерде. Мәйданда мул сыйлы табыннар әзерләнде. Халык рәхәтләнеп сыйланды, кунак булды, күңел ачты. Махсус ясалган урында фотога төште. Авыл көненең махсус кунагы – популяр җырчы Рафис Кәлимуллин. Аның чыгышларын тамашачы бик яратты. Җыр-моңнары белән ул халыкка бәйрәмне истәлекле итте. “Авыл көне” халыкны берләштереп, рухи көч өстәде, тарихын барлады.
Нет комментариев