19 августтан 20 августка каршы төндә Казанның Үзәк стадионында Россиянең 127 шәһәреннән, шулай ук Тайвань, Япония, Германия һәм Казахстаннан 430 биюче берьюлы өзлексез рәвештә ун windmill («гелик») элементын башкарды.
Акция брейкинг һәм урам сәнгате буенча «Комбонейшн» XVIII халыкара турниры кысаларында узды һәм Татарстанда брейкинг үсешенең 40 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы. Ведомство мәгълүматы буенча, 2019 елдан «Комбонейшн» катнашучылары дөньякүләм брейкинг-рекордлары куя.
2020 елда «АК барс» Көрәш сараенда 100 кеше ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан синхрон рәвештә баш өстендә әйләнде. 2025 елда «Урам» экстрим-паркында 80 кеше Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан синхрон рәвештә 10 «твист» сикерде. Яңа рекорд бу традицияне тулыландырды. Акциядә 8 яшьтән 50 яшькә кадәрге биючеләр катнашты.
Нет комментариев