Рәсми төстә

Татарстанлы хатын-кыз махсус хәрби операциядә катнашучыдан 4 млн акча урлаган өчен срок алган

Суд гаеплене 3 ел колониягә хөкем иткән, хатын-кыз гаебен танымаган. Хәзерге вакытта прокуратура зарланучыга китерелгән зыянны каплау өчен чаралар күрә.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2023 елның августында Зәй шәһәрендәге хатын-кыз хәрби хезмәткәр белән килешкән — ул контракт буенча хезмәт иткән вакытта, хатын-кыз аның акчасын үзенең тупланма счетына салып торачак. 2023 елның августыннан 2025 елның мартына кадәр хатын-кыз бу счеттан 3,9 млн сумнан артык акча урлаган.

 


Нет комментариев