Апас урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Хәзер биредә соңгы җиһазларны урнаштыру белән мәшгульләр. Соңгы өч елда белем бирү учреждениесенең төрле өлешләрендә яңарту эшләре башкарылып, укучылар өчен уңайлы һәм заманча шартлар булдырылган.
Быел мәктәпнең беренче каты тулысынча яңартылган. Башлангыч сыйныфлар урнашкан өлештә ремонт үткәрелгән, ашханә, технология бүлмәләре, ОБЖ кабинеты һәм Сугышчан дан музее яңартылган. Мәктәпкә заман таләпләренә җавап бирә торган яңа җиһазлар да кайткан.
– Мәктәбебездә өч ел дәвамында ремонт эшләре барды. Быел беренче кат тулысынча яңартылды. Кабинетлар яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Биология кабинетына микроскоплар, спорт залларына кирәкле инвентарьлар кайтарылды. Шулай ук заманча робототехника кабинеты булдырылды. Анда ноутбуклар һәм махсус җиһазлар урнаштырылды, - дип сөйли мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Ул башкарылган эшләрдә ярдәм иткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга һәм барлык хезмәткәрләргә укучылар, ата-аналар һәм мәктәп коллективы исеменнән рәхмәтен җиткерде. Мәктәп коридорлары да яңа төс алган. Укучыларның тәнәфес вакытын файдалы һәм күңелле үткәрүе өчен биредә өстәл уеннары куелган, ял итү өчен йомшак урындыклар урнаштырылган. Башлангыч сыйныф укытучысы Роза Нургалиева да мәктәптәге үзгәрешләргә сөенечен белдерде.
- Быел яңартылган мәктәпкә килдек. Яңа җиһазлар бик матур һәм нык. Балалар да үзгәрешләрне күреп сөенеп бетә алмый. Мәктәпкә китап алырга килгән укучылар да яңа шартларга сокланып, уку елы тизрәк башлансын иде, дип кайтып киттеләр, - ди ул.
Робототехника кабинеты укучылар өчен аеруча кызыклы мәйданчыкка әйләнгән. Биредә балалар роботлар төзеп, төрле конструкцияләр ясап, техник фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерә алачак. Мәктәпнең Сугышчан дан музее да яңартылган. Айдар Хәбибуллин сүзләренчә, ул күп еллар дәвамында укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мөһим урын алып тора.
- Музейда заманча җиһазлар урнаштырылды. Биредә сугыш чоры экспонатлары, хәрби хәрәкәтләр тарихы һәм махсус хәрби операциягә багышланган мәгълүматлар урын алды. Укучылар үз Ватанының тарихын белеп үсәргә тиеш, - ди ул.
ОБЖ кабинеты да заманча рәвеш алган. Анда яңа җиһазлар, махсус урындыклар һәм уку өчен кирәкле башка әсбаплар урнаштырылган.
- Бүгенге көндә мәктәп балаларны кабул итәргә әзер диярлек. Яңа кабинетлар, заманча җиһазлар укучылар белән эшләү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Биредә “Яшь армиячеләр” һәм “Форпост” хәрәкәтләре өчен дә махсус бүлмәләр булдырылды. Әлеге яңалыклар яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә уңай йогынты ясар дип ышанабыз, - ди укытучы Марсель Хикмәтов.
Яңартылган мәктәп яңа уку елын заманча мөмкинлекләр белән каршы алырга әзерләнә. Биредә укучылар өчен белем алу, иҗат итү, спорт белән шөгыльләнү һәм үз сәләтләрен үстерү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылган.
Нет комментариев