Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

“Ел укытучысы-2012” бәйгесе узды

Апас урта мәктәбе базасында приоритетлы милли "Мәгариф" проектын тормышка ашыру кысаларында, укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатларыннан "Ел укытучысы-2012" республикакүләм конкурсның район туры узды. Анда конкурсның мәктәп турында җиңеп чыккан 22 укытучы катнашты. Иң элек бәйгенең мәктәп турында барлык укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр. Бәйгенең икенче этабында алар эш тәҗрибәләрен чагылдырган материаллар,...

Апас урта мәктәбе базасында приоритетлы милли "Мәгариф" проектын тормышка ашыру кысаларында, укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатларыннан "Ел укытучысы-2012" республикакүләм конкурсның район туры узды. Анда конкурсның мәктәп турында җиңеп чыккан 22 укытучы катнашты. Иң элек бәйгенең мәктәп турында барлык укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр. Бәйгенең икенче этабында алар эш тәҗрибәләрен чагылдырган материаллар, видеоязмалар тапшырдылар. Ниһаять, иң җаваплы, иң хәлиткеч мизгелләр җитте. Районыбыз укытучыларының иң-иңнәре конкурсның йомгаклау турына чакырылып, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Ә финалга узган 11 укытучы өчен көрәш дәвам итте. Алар башта таныш булмаган классларда тарих елына багышланган һәм "Минем туган ягым" темасына класс сәгатьләре күрсәттеләр. Аннан проблемалы очракларны хәл итү рәвешендә ата-аналар җыелышын презентацияләделәр. Соңыннан эш тәҗрибәләре белән таныштыру максатыннан методик семинар тәкъдим иттеләр. Бик күп көч, тырышлык таләп иткән күпкырлы эштән соң жюри тарафыннан җиңүчеләр игълан ителде.

2012 елның иң яхшы укытучысы булып Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин танылды. 2 урынга Каратун мәктәбенең шулай ук тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Полина Гыйззәтуллина лаек булды. 3 урыннарны Бакырчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова һәм Зур Күккүз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлгенә Яруллина бүлештеләр. Дәүләкидән инглиз теле укытучысы Ләйсән Гарифуллина "Педагогик дебют", Иске Йомралыдан башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Тимергалиева "Эрудиция һәм акыл", Кабыккүпер мәктәбеннән математика укытучысы Тамара Зубарькова "Инициатива һәм иҗадилык", Чүрибураштан математика һәм информатика укытучысы Румилә Шакирҗанова "Укытучы һәм заманча технологияләр", Табар Черкененнән математика укытучысы Надежда Молодцова "Эзләнүләр һәм табышлар", Биеш мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова "Тәҗрибә һәм осталык", Морзалардан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Хәсәнова "Һөнәргә тугрылык" номинацияләре буенча билгеләнеп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: учитель года