24 февраль көнне Апас урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2012" республикакүләм конкурсның район туры узды. Биредә 22 укытучы арасыннан конкурсның финал өлешенә узган 11 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты. Укытучылар класс сәгатьләре, методик семинар, ата-аналар җыелышлары кебек этапларда үзләренең тәҗрибәләрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Педагогик көрәштә Апас урта мәктәбенең тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин...