Көн кадагында Газеты рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 июньдә Балалар Сабан туе программасы
8.00-10.00 Кайнар чәй, тәмле коймактан авыз итү. Мәйданга кергәндә кунакларны чәкчәк белән каршы алу. Бизәлгән атлар. 8.00-10.00 Балалар мәйданчыгында концерт программасы һәм мавыктыргыч, хәрәкәтле уеннар. 9.30 Театральләшкән күренеш. Сабантуйга бүләк җыю. 10.00 Чараның тантаналы өлеше. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин котлавы. Флаг күтәрү. Бәйге-фестивальләрдә җиңүчеләрне тәбрикләү. 1нче сыйныфка укырга баручыларга мәктәп...
-
Бердәм Дәүләт имтиханы – зур сынау
Чыгарылыш класс укучыларының Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды. 27 май көнне алар рус теленнән имтихан бирделәр. Әлеге зур сынауда районыбызның 126 укучысы катнашты. Имтихан тапшыру пункты булган Апас урта мәктәбенә иртәдән үк укучылар җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, республика вәкиле Аза Худушина...
-
Балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы
Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үтә. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе вәкилләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә,...
-
Универсиада стадионы төзелүгә Апаслар да өлеш кертә
Башкаланың ХХVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының ачылу һәм ябылу тантаналары узачак футбол стадионында кызу төзелеш эшләре бара. Биредә Апас районы халкы да саллы өлеш кертә. Иртә таңнан автобуслар Казанга кузгала. Һәрбер җитәкче, һәрбер коллектив бердәм рәвештә бара һәм эшли. Соңгы көннәрдә эш кызганнан-кыза бара. Стадион кырмыска оясын хәтерләтә: кемдер себерә, кемдер...
-
49 нчы эстафета
15 майда «Йолдыз» район газетасы Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы 49нчы йөгерү эстафетасы уздырдык. Үзәк стадионда үткән ярышта районның 9 еллык мәктәпләреннән 4әр кешелек 20, 11 еллык мәктәпләренән 11 команда катнашты. Быелгы эстафетаның төп шигаре итеп "Казан Универсиадасына бездән лаеклы өлеш" чакыруы сайланды. 4 этаплы дистанциянең гомуми озынлыгы...
-
Балыкчылар ярышы
Район тарихында беренче тапкыр Апаста балыкчылар ярышы узды. Үзвакытында "Комсомол" колхозы кыры басуларын сугару өчен ясалган буа (ясалма күл, плотина) Россия балыкчыларын каршы алды. Биредә өч көн дәвамында карп төреннән булган балыкларны тоту буенча I Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Татарстан Республикасының аучылык җәмгыяте җитәкчесе Илһам Садыйков район башлыгы Рәшид Заһидуллин...
-
Ниләр генә узмагандыр сезнең баштан, Ниләр генә кичермәгән сезнең йөрәк...
"Безнекеләр монда, безнең әти биредә..." 7 май көнне район үзәгендәге Батырлар Мемориаль Комплексы янында өлкәннәр күз яшьләре аша кабат үзләренең якыннарын эзләделәр, хатирәләрен яңарттылар. Менә өченче ел инде Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан...
-
МИН, ӘТИЕМ, КАБАТ СИҢА КИЛДЕМ...
Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен, төрле өлкәләрдә Атказанган исеме яулаган өлкәннәрне район үзәгенә җыеп зурлау, олылау матур бер традициягә әверелде. Быел да 7 май иртәсе алар өчен бәйрәм алып килде. Иртәдән үк Апас урамнары ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, бер-берсенә елмаеп сәлам бирүче өлкәннәр белән тулы...
-
Бер очкыннан янгын чыгар, диләр, шуны онытмыйк!
- Татарстан Министрлар Кабинеты Карары нигезендә (19 апрель, 2013 ел) республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Шул чорда аның таләпләрен бозган гражданнарга 2-4 мең, вазифаи затларга 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр штраф санкцияләре кулланылачак. Ә аерым очракларда аларга карата җинаять эше...
-
РАЙОНЫБЫЗ МЕХАНИЗАТОРЛАРЫ ЧӘЧҮГӘ ЧЫКТЫ
19нчы апрель изге җомга көнендә районда язгы чәчү эшләре башланып китте. Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе механизаторлары беренчеләр булып җиң сызганып эшне башлап җибәрделәр. "Җир инде өлгергән, бер генә көн дә соңга калмыйча чәчүне башкарып чыгарга дигән максат куйдык", - диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Язның бер көне ел туйдыра дигән...
-
Һавадан чәчкәч кырлар өлгергән инде...
Авыл хуҗалыгы буенча һөнәрләшкән Киров авиапредприятиесенең легендар "АН-2" самолеты экипажы командиры Витор Захаровның очу стажы 40 елдан артык, авыл хуҗалыгы авиациясенә килүенә бу язда 37 ел булган. Икенче очучы-штурман Олег Коршунов, инженер Сергей Бармин да Апас күге белән күптәннән таныш. "Һава чәчкечен" өзлексез ашлама белән тәэмин итеп, аның 2 тонналы...
-
Кушыл, читтә йөрмә!
Апасыбыз гөлбакча булырга тиеш дигән максат белән башланып киткән санитар-экологик чисталык икеайлыгы дәвам итә. Хезмәт коллективлары бердәм рәвештә өмәләргә чыгып, оешма тирә-юньнәрен һәм үзләренә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындыралар, багана төпләрен аклыйлар. Алардан шәхси йорт хуҗалары да калышмый. Гаиләләре белән өмәгә чыгучылар да бар. Авыл җирлекләренең дә һәркайсында өмәләр старт алды....
-
Беренче урында – халык хәвефсезлеге
Көннәр кискен җылыту сәбәпле, районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Шул сәбәпле, район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия оешты һәм урыннарда җаваплы кешеләр билгеләнде, су басу куркынычы булган җирлекләрдә тәүлеклек кизү торулар оештырылды. Язгы ташуларда халык иминлеген тәэмин итү максатында көймә булдырылды. Бу турыда гәҗит битләрендә укыгыз.
-
КЫРНЫ НИЧЕК ЧИСТАРТЫП БУЛА?
Басу-кырларыбызның тигезлеге һәм чисталыгы игенчелек культурасын бәяли. Һәр агрегат махсус әрҗә белән комплектланган очракта гына кырда сука, тырма-культиватор җир өстенә актарып чыгарган таш-тимер кисәкләрен җыештырып барырга була. Чистартылган кырда ашлык комбайннарына да сыйфатлы, тиз эшләү өчен шартлар яхшыра. Ургыч-көпчәкләр сакланышы өчен дә артык кайгырырга кирәкми. "Зөя" агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсендә бу...
-
Илгә-көнгә шөкер итеп
1 апрельдә районыбызда гомер кичергән ике әбиебезгә 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова белән без сәфәргә кузгалдык. Тулырак газета битләрендә укыгыз.