КЫРНЫ НИЧЕК ЧИСТАРТЫП БУЛА?
Басу-кырларыбызның тигезлеге һәм чисталыгы игенчелек культурасын бәяли. Һәр агрегат махсус әрҗә белән комплектланган очракта гына кырда сука, тырма-культиватор җир өстенә актарып чыгарган таш-тимер кисәкләрен җыештырып барырга була. Чистартылган кырда ашлык комбайннарына да сыйфатлы, тиз эшләү өчен шартлар яхшыра. Ургыч-көпчәкләр сакланышы өчен дә артык кайгырырга кирәкми. "Зөя" агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсендә бу...
Басу-кырларыбызның тигезлеге һәм чисталыгы игенчелек культурасын бәяли. Һәр агрегат махсус әрҗә белән комплектланган очракта гына кырда сука, тырма-культиватор җир өстенә актарып чыгарган таш-тимер кисәкләрен җыештырып барырга була. Чистартылган кырда ашлык комбайннарына да сыйфатлы, тиз эшләү өчен шартлар яхшыра. Ургыч-көпчәкләр сакланышы өчен дә артык кайгырырга кирәкми. "Зөя" агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсендә бу таләп катгый үтәлә. Слесарь-көйләүчеләр Әгъзам Хөснетдинов белән Рафис Сафиуллин быел дистәләгән агретатны әнә шулай, тиешенчә ремонтлап, комплектлап куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев