Көн кадагында Газеты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бина халыкка хезмәт итсен
Әле июнь аенда гына район үзәгендә прокуратура бинасының нигез ташы салынган иде. Кыска гына вакыт аралыгында барлык уңайлыклары булган бина сафка басты һәм файдалануга тапшырылды.
-
СЕССИЯДӘ – КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘЛӘР
27 мартта район хакимиятенең утырышлар залында район Советының чираттан тыш сессиясе узды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, район прокуроры, судья һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе катнашты. Көн тәртибе өч өлештән тора иде. Иң элек Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗановның лаеклы ялга чыгу сәбәпле вазыйфаларыннан азат итү...
-
Болгаерда кырлар ап-ак әле, ә техника күптәннән әзер
Кече Болгаер машина-трактор паркы мөдире Мансур Фәйзуллин тиздән 60 яшьлеген каршылаячак. "Язгы чәчүнең иң кызган вакытына туры киләчәк минем туган көн, кырда хезмәттәшләрем белән бергә булачакмын, истәлекле үтәчәк ул", - ди ул уенын-чынын бергә кушып. Хезмәттәшләре, эш мәлен белә торган киң профильле механизаторлар Надыйр Сөнгатуллин, Зөфәр Хәмидулин белән бергә ул...
-
Чын җылы яз сез безгә!
20 мартта район мәдәният йортында "Йолдызлык-Созвездие-2013" балалар һәм яшьләр иҗаты эстрада сәнгатенең 13нче Республика телевизион фестиваленең районкүләм Гала-концерты узды. Биредә сайлап алу турыннан узган иң-иңнәр катнашты. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән бәйгедә Чүпрәледә үтәчәк зона турына иң сәләтлеләр сайланды. Шулай итеп иң зур бәя - Гран-прига күп тапкырлар "Йолдызлык" фестивале...
-
Табар Черкенендә Масленица бәйрәме
Май чабу (масленица) бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Икенче төрле аны "кышны озату" дип тә атыйлар, ягъни елның иң салкын фасылы белән саубуллашу. 15 март көнне Табар Черкене авылы халкы бик күңелле итеп масленницаны бәйрәм итте. Бәйрәм мәктәп каршында узды. Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән...
-
Булганына шөкер, булмаганы – булыр
Багыш фермасының бушап калган вакытлары да бар иде. Инде, шөкер, торак тутырып терлекләр кайтты, яңа, ит токымлы терлекләр үрчетүгә алынгач, авылда эш урыннары да артты. - Былтыр авылыбызда бик заманча итеп күпфункцияле үзәк төзелүне шатланып кабул иттек. Быел олы юлдан авыл үзәгенә кадәр яңа асфальт юл да салыначак. Райондагы тәртип...
-
Балалар күп булса, авыллар үсәр
Районга эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов килде. Ул Мазиково авылында яңа клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Әнәле авылында барлык уңайлыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты. "Авылларда шундый объектлар ачылу сезнең өчен зур шатлык. Димәк авыллар яшәячәк. Сезгә исән-сау булып әлеге клуб һәм пунктларның рәхәтен...
-
Кечкенә дә төш кенә
"Коштавылы фермасында елга якынча 900 баш мөгезле эре терлек симертелә, таналар үстерелә. Интенсив технологияләр кулланып, ай саен уртача 400 килограммлы 40 баш үгезне өлгертеп иткә озатабыз", - ди "Зөя" агрофирмасы баш зоотехнигы Айдар Сафиуллин. Авыл бригадиры Алсу Ильясова менә ниләр сөйләде: - 7-8 еллар элек фермалар бушап калган елларны искә...
-
“Йолдызлык” яңа “йолдызларны” җыя
26-27 февральдә Апас һәм Каратун мәдәният йортларында "Йолдызлык" ("Созвездие") балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваленең районкүләм сайлап алу туры узды. Фестивальдә катнашучы яшь таланталрның саны елдан-ел арта бара. Быел бу бәйгедә 860 бала (11 балалар бакчасы, 23 мәктәп, аграр көллият) катнашты. Алар "вокал-соло", "вокаль ансамбльләр", "хореография", "конферансье" номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтеп, көч...
-
“Йолдыз” безгә бик кирәк
Районда "Йолдыз" газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре катнашында "Интернет заманында газета кирәкме? Район газетасына сезнең карашыгыз" дип исемләнгән матбугат конференциясе узды. Очрашу-сөйләшү район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында район хакимиятенең кече залында җанлы әңгәмә рәвешендә башланып китте. "Минем редакция коллективына рәхмәтем зур, чөнки алар һәрчак дөреслек яклы, вакыйганы реаль яктан яктырталар. Ә...
-
Тизлек һәм төзлек, көч һәм дәрман ярышларда сынала
Быел "РОСТО-ДОСААФ" оешмасы үзенең 86 "яшьлеген" билгеләп үтәчәк. 3 тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация Маршалы, легендар очучы Александр Покрышкинның тууына быел 100 ел. Менә шушы күренекле даталар уңаеннан Татарстан "ОСТО-ДОСААФ" ирекле җәмәгать оешмасы республикакүләм махсус чаралар үткәрү программасы төзеде. Аның иң беренчеләренең берсе 8 февральдә Апас урта мәктәбенең кече һәм...
-
Һәр сәбәпнең үз сәбәбе?
Бүген район көнгә уртача 72 тонна сөт савып сата. Хәзерге бәяләрдә югары сортлы бер литр сөт 13 сумнан 47 тиеннән 15 сум 27 тиенгә кадәр бәяләнә. 1 тонна 1 сортлы сөт 14350 сум тора. Шуннан чыгып, районга сөт сатудан көн саен якынча 1 млн. сум акча керүен исәпләп чыгуы бер...
-
Эх, чаңгы шуулары...
Якшәмбе көнне район Сабан туе мәйданында "Россия чаңгы юлы" кысаларында узучы "Татарстан чаңгы юлы - 2013" массакүләм спорт ярышы оешкан төстә узды. Аның быелгысы Универсиада елында үтүе белән аеруча үзенчәлекле булды. Иртәнге сәгать сигездән үк бирегә машиналар, автобуслар агылды. Мәйдан чаңгыга баскан, чана тарткан балалар, мәктәп укучылары, оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре,...
-
“ЯШИБЕЗ ҺӘМ ИСКӘ АЛАБЫЗ!”
Әнә шул исем астында "Рассвет" социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Ленинградның чолганыштан чыгу көне" рамкасында Апас аграр көллиятендә очрашу үткәрделәр. Очрашуда Дүртиле авылында яшәүче "Ленинград чолганышын кичергән" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Сария апа Сафина катнашты. Аның чыгышы һәркемне тетрәндерде. Очрашу ахырында "Без сезне онытмабыз" дигән видеофильм карадылар.
-
ЭЛЕК ХЕЗМӘТ – АННАН ХӨРМӘТ
Россия Федерациясенең атказанган участок инспекторы, барлык гомерен хокук саклау тармагына багышлаган Данис Хәбибуллинга 60 яшьлек олы юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде. Юбиляр бүген дә район эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасы әгъзасы булып тора. Яшь буынга, мәктәп укучыларына тәрбия һәм һөнәр сайлаганда дөрес юнәлеш бирүдә Данис Хәбибуллинның өлеше зур....