ЯШИБЕЗ, БОЛАЙ БУЛГАЧ
Тиздән 65 яшен каршылаячак тәҗрибәле кранчы Гарәфетдин Бикмучевны Күкшемдә һәм районда зур төзелешләр алып баручылар, хезмәттәшләре осталыгы, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итә. Бүген ул "Ак Барс" Холдинг компаниясенең Каратун машина-технология комплексында алыштыргысыз белгеч булып санала. "Апаста гына түгел, ашыгыч чакыру белән күчмә техник ярдәм комплексы составында улым Рифат белән бергәләп тирә-күрше...
Тиздән 65 яшен каршылаячак тәҗрибәле кранчы Гарәфетдин Бикмучевны Күкшемдә һәм районда зур төзелешләр алып баручылар, хезмәттәшләре осталыгы, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итә. Бүген ул "Ак Барс" Холдинг компаниясенең Каратун машина-технология комплексында алыштыргысыз белгеч булып санала.
"Апаста гына түгел, ашыгыч чакыру белән күчмә техник ярдәм комплексы составында улым Рифат белән бергәләп тирә-күрше районнарга да еш чыгабыз. Агрофирманың ферма-басуларында, райондагы күпсанлы төзелеш объектларында эшләрнең ипле баруында өлешем булуга шатланам һәм горурланам", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев