Көн кадагында Газеты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Олы Бакырчы мәчетенең алмагач бакчасында корбан ашы узды
Мәҗлескә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде.
-
Тырыш хезмәткә бәя – икмәк исе, икмәк тәме
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре басу-кырларда икмәк язмышы өчен көрәштә.
-
Якташыбыздан зур бүләк
Районыбызда туып-үскән якташыбыз, дәүләт эшлеклесе Шамил Гафаров үзе укып чыккан Апас мәктәбенә 600 мең сум күләмендә сертификат бүләк итте.
-
Апаста традицион дүшәмбе киңәшмәсе тәбрикләүләрдән башланды
Бер төркем мактаулы хезмәт юлы узган, төрле өлкәләрдә хезмәт итеп, районның социаль-икътисади, социаль-мәдәни үсешенә, халыкның рухи-әхлакый тәрбиясенә өлеш керткән өлкәннәр Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләренә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Апаста диңгезчеләр очрашты
25 июль – хәрби диңгез флоты көне. Әлеге уңайдан, хәрби бурычын диңгез флотында үтәгән егетләр район үзәгенә очрашуга җыелды.
-
Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды
Техник-механик белгечлеген алган 28 егеткә дипломнар тапшырылды.
-
Апаста алдынгы яшьләрне хөрмәтләделәр
Үзәк ял паркында яшьләргә багышланган бәйрәм чарасы узды.
-
Әҗем авылының “Әлли-бәү“ балалар бакчасы зур үзгәрешләрдән соң ишекләрен ачты
Республикакүләм программа нигезендә Әҗем авылының “Әлли-бәү“ балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.
-
Апаслылар праймеризда актив катнаша
Алдан тавыш бирү санау участокларында үтә.
-
28 май - чик сакчылары көне
Хөрмәтле чик сагында хезмәт иткән райондашларыбыз һәм бүген ил чигендә торучы яшь буын!
-
Апаста Ак Барс Банк вәкилләре эшмәкәрләр белән очрашты
26 май – Россия эшмәкәрләре көне. Әлеге уңайдан Ак Барс Банк районда урта һәм кече бизнес вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды. Сөйләшүләр чәй өстәлләре артында үтте. (26 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
-
Апаста балалар Сабан туе уза
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә Апасның үзәк ял паркында балалар өчен Сабантуй узачак.
-
Апаста имтиханнар башланды: 9 класс укучылары рус теле буенча сыналды
Тугызынчы сыйныфлар Апас урта мәктәбе базасында төп дәүләт имтиханын тапшырды.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
22 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.
-
Борнаш авылында яшәгән әфганчы Дамир Миңнебаев йорт капкасына истәлек тактасы урнаштырылды
Борнаш авылында, шушы җирлектә туып-үскән, Әфган сугышын кичергән, тыныч тормышта вакытсыз гүр иясе булган каһарман истәлегенә багышланган мәгънәви чара узды.