Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста традицион дүшәмбе киңәшмәсе тәбрикләүләрдән башланды

Бер төркем мактаулы хезмәт юлы узган, төрле өлкәләрдә хезмәт итеп, районның социаль-икътисади, социаль-мәдәни үсешенә, халыкның рухи-әхлакый тәрбиясенә өлеш керткән өлкәннәр Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләренә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

(26 июль, “Апастово-информ“). 


Мәгариф өлкәсе һәм җирле үзидарә органнары ветераны Венера Гобәйдуллина, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе ветераны Галия Сәлахова, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узган сәүдә ветераннары Гөлгенә Ибраһимова һәм Дилә Сафина хөрмәтләнде, мактауларга,чәчәкләргә лаек булды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров аларга район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев