Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Әҗем авылының “Әлли-бәү“ балалар бакчасы зур үзгәрешләрдән соң ишекләрен ачты

Республикакүләм программа нигезендә Әҗем авылының “Әлли-бәү“ балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.

(25 июнь, “Апастово-информ“).

Балалар бакчасы моннан 30 ел элек төзелгән. Әлегә кадәр булган шартларны бүгенгесе белән чагыштырып та булмый.

–Бакчабызда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге хәбәрне бик шатланып кабул иттек. Чөнки бинаның нигезләре искергән, тәрәзәләрдән җил өрә, идәннәр дә салкын иде. Сыйфатлы, заманча төзекләндерү эшләре тәмамланды. Санэпидемстанция таләпләренә туры китереп, янгын күркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә алып эшләнде. Авылыбызның проблемасын күреп, киләчәкне уйлап эш башлаган район башлыгына авыл халкы, әти-әниләр исеменнән рәхмәт. Без дә киләчәктә тырышып эшләрбез, – диде бакча мөдире Нурания Зәйнуллина.


Бакча җылытылып, матур итеп тышланган, түбәсе яңадан ябылган, тәрәзәләр алмашкан. “Яңа, төсле, заманча күлмәк кигән“ дисәң дә дөрес булыр. Эчке ягы да зур үзгәрешләр кичергән. Бүлмәләрне танып та булмый. Бина яңа җиһазлар белән дә тулыланган. Бер читтә исә фельдшерлык бүлмәсе урын алган. Бинаның бакчасы да чәчәкләргә күмелгән.

“Әлли-бәү“ балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов катнашты.
Бүген Әҗем авылында бәйрәм. Капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачыла. Ул тулысынча яңа җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Авыр вакытта да республикада төрле программалар эшләп килә. Теләгем шул: балалар бакчага йөрсен, аларның саны артсын. Бакчада балаларның шат авазлары тынмасын, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да әҗемлеләрнең шатлыгын уртаклашты. Һәрвакыттагыча, ул буш кул белән генә килмәгән. Әҗем балалар бакчасына кирәк-яраклар алу өчен 50 мең сумлык Сертификат тапшырды.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һидиятуллин районда мәгариф тармагына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Яңа бакча белән танышып, үзенең теләкләрен дә җиткерде.
–Республикада барган программалар арасында бакчаларны төзекләндерү, төзү, мәктәпләрне төзекләндерү, ашханәләрне төзекләндерү һәм аларны җиһазландыру буенча күп эш алып барыла. Апас районы шушы программаларны үтәүнең беренче карлыгачлары буларак, бүген республикада беренчеләрдән булып бакчаны ачты. Сезгә уңышлар телибез, балалар сәламәт булсыннар, җәйләр имин үтсен, – диде Илсур Һадиуллин.

Авыл халкы, әти-әниләр, балалар сөенечләрен яшермәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев