Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Апасның Үзәк ял паркында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне узды
Апасыбызның Үзәк ял паркы олысының-кечесенең ял итү урынына әверелде. 28 июнь көнне ул кабат күңелле шау-шуларга күмелде. Биредә чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне узды. Бәйрәмгә әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, балалар да килгәннәр иде. "Бу чараның биредә узуы бигрәк әйбәт булды. Барыбызга да урын җитәрлек. Матур да, уңыйлы да, иркен дә",...
-
28 июнь – Апаста чыгарылыш кичәсе
28 июнь - чыгарылыш класс укучылары өчен дә мөһим көн. Бердәм Дәүләт имтиханнары артта калып, кулларына аттестат алыр чак җитте. Хөрмәтле егет-кызлар! Барлык максатларыгыз чынга ашсын, алдыгызда ак, тигез, уңышлы юллар җәйрәп ятсын! Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.
-
27 июнь – Россия күләмендә Яшьләр көне буларак билгеләп үтелә
Районыбызда аны 28 июньдә билгеләп үтәбез. Хөрмәтле яшьләребез! Бүген күп нәрсә сезнең сәләтегезгә, хезмәт сөюегезгә, аң-белемгә омтылуыгызга, тормышыбызның муллыгы һәм матурлыгы өчен көрәшүегезгә бәйле. Сез - безнең киләчәк, безнең дәвамчыларыбыз. өметләребезне акласагыз, нык ихтыярлы, көчле рухлы, максатчан булсагыз иде.
-
Районның барлык мәчетләрендә Ураза гаетләре узды
Ураза гаете уңаеннан барлык район мәчетләрендә бәйрәм чаралары үтте. Изге Коръән аятьләре укылды, зикерләр әйтелде. Имамнар тарафыннан бәйрәм белән котлаулар яңгырады. Вәгазьләрдә Рамазан аеның мөселманнар өчен әһәмиятлеге ассызыклап үтелде. Бәйрәм белән котлап Апас район башлыгы Рәшид Заһидуллин да мәчетләрдә булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын дини кардәшләренә җиткерде. Һәм...
-
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Мөселман дөньясы 25 июньдә ислам диненең иң күкәм, иң бөек бәйрәме - Ураза гаете бәйрәмен каршылый. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, мәрхәмәтлелек, якыннарыбыз турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Ураза гаете һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, якты өметләр алып килсен. Рәшид Заһидуллин,...
-
Апаста “Нечкәбил-2017“нең зона туры узды
Апаста "Нык гаилә" - "Татарстан-нык гаиләләр территориясе" федераль партия проекты кысаларында "Нечкәбил-2017" бәйгесенең зона сайлап алу туры узды. Биредә җиде район вәкилләре, шулай ук алдагы ел бәйгеләрендәге "Нечкәбилләр" катнашты. Бу проектның координаторы, бәйге җитәкчесе Изольда Жуйкова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары һәр чыгышка гадел бәя бирделәр. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн
76 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Җирдәге матур тормыш өчен күпме кешенең каны түгелгән, вакытсыз күпме гомерләр өзелгән. Без батыр, кыю, ут-сулар кичкән Ватандашларыбыз алдында мәңге бурычлы. Яшь буын сугыш афәтләрен күрмәсен, тынычлыкның кадерен белеп яшик! Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.
-
Горбунов берләшмәсендә төнлә дә эшлиләр
Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре тәүлек әйләнәсе сыйфатлы терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Кырда техника тавышы бер дә тынып тормый. Кичке унда Дәвеш бүлекчәсенә юл алдык. Механизаторларның аш вакыты иде. Тәүлеккә дүрт тапкыр кайнар азык китереп ашату да оештырылган. Ашап ял итеп алганнан соң һәрбер техника үз эшенә кереште. Кырмыска оясы диярсен....
-
Авылда эшнең кызган мәле
Әлмәндәр берләшмәсе хезмәтчәннәре дә кыш өчен терлек азыгы хәзерләүдә алдынгылар сафында бара. Кече Болгаер авылы фермасы янында сенаж салына. Биредә тракторчылар Зөфәр Сәлахов, Илнар Сәмигуллин, Әнвәр Сәгытдинов, Гомәр Нәбиуллин бердәм булып, аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр. Лилия Гыйниятова исәп-хисап эшләрен алып бара. - Эш ике сменада оештырылган. Смена иртәнге сәгать 6да алмаша....
-
18 июнь – медицина хезмәткәрләре көне
Әлеге һөнәр ияләренә үз гомерләрендә йокысыз төннәрне һәм борчулы көннәрне күп кичерергә туры килә. Табиблар һәм шәфкать туташлары үзләренең күңел җылыларын, белемнәрен кызганмыйча, саулыгы какшаганнарга ярдәмгә ашыгалар. Киң күңелле, алтын куллы медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Җаваплы һәм игелекле эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр телим. Рәшид Заһидуллин,...
-
Апаслылар бишенче Республика ифтарында катнашты
Районыбызның мөэмин мөселманнары һәм мөслимәләре Казан шәһәрендә оештырылган ифтарда катнашты. Былтыр әлеге мәҗлес Казан-Арена футбол стадионында узган иде. Быел Конфедерация кубогына футбол турниры үткәнлектән, ифтар теннис академиясендә булды. Әлеге сәяхәт Апасның боз сарае ишегалдыннан башланып китте. Казанга бару өчен район башлыгы уңайлы автобус бирде. Академия каршында ук ГИБДД хезмәткәрләре тәртип...
-
Бабушке Марии из Табар-Черки исполнилось 90
Проживающая в деревне Табар-Черки Сусарина Мария Алексеевна вместе со своим супругом Николаем вырастили и воспитали семь детей - шесть сыновей и дочку. Сегодня шестеро детей этой четы живы, здоровы и проживают в родном поселении. И секрет своего долголетия, материнского счастья, она видит именно в том, что все ее дети находятся...
-
14 июньдә миграция хезмәткәрләре көне
14 июньдә миграция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Аларга җаваплы эшләрендә уңышлар, төгәллек, гаиләләрендә иминлек телим. Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.
-
Апаска дәүләт һәм бизнес тармаклары эше буенча департамент җитәкчесе урынбасары Гөлия Калдарова килде
Районга эшлекле сәфәр белән дәүләт һәм бизнес тармаклары эше буенча департамент җитәкчесе урынбасары Гөлия Калдарова килде. Ул "Свияга" берләшмәсе кырлары, Дәвеш "Свияга" ял лагере һәм Апастагы Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплица белән танышты. Тиздән "Вестник Поволжья" бөтенроссия журналында Апас районы турында язма урын алачак. Гөлия Калдарованы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
12 июня – День России
День России - главный государственный праздник страны, объединяющий всех ее граждан на основе вечной ценности - любви к своей Родине. Все россияне хотят видеть Россию свободной, сильной и влиятельной державой. К этой благородной цели мы должны идти сообща, понимая всю ответственность за настоящее и будущее страны. Дорогие земляки! Поздравляю вас...