Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Җәяүлегә юл бирмәгән өчен автомобиль йөртүчеләргә җәзаны катгыйландыралар
Депутатлар, җәяүлегә юл бирмәгән өчен, автомобиль йөртүчеләргә җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итә. Хәзер бу кагыйдәне бозган өчен 1500 сум штраф каралган булса, сумманы 2500 сумга күтәрергә дигән фикер яңгыраган. Административ хокук бозулар кодексындагы бу үзгәрешләрне Дәүләт Думасының законнар җыелмасы һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты хупларга җыена, дип хәбәр итә «Известия».
-
Ятып торучы полицейскийлар кире үз урыннарына кайтты
Апас юл төзүчеләре район үзәге эчендә бер ай элек яңартылган Кызыл Армиячеләр урамында кырдырып алдырылган ясалма каршылык-"лежачий полицейский" ларны яңадан ясап куйдылар. Мәктәп, балалар бакчалары каршына юлга аркылы куелучы бу таучыклар тизлек режимын сакларга ярдәм итә. Ришат Җамалиев.
-
9 июня — Международный день друзей
Друзей не выбирают - их встречают, Их берегут - им жизни отдают, И с ними время интересней пролетает, И с ними - радость, счастье и уют… Лето ассоциируется у большинства людей с солнцем, отпуском, морем и обилием вкуснейших фруктов. И только небольшое количество знает о том, что 9 июня празднуется...
-
8 июня свой профессиональный праздник отмечают социальные работники и сотрудники пенсионного фонда
Ваша деятельность связана с огромной ответственностью, потому что именно от выполнения социальных гарантий во многом зависит жизнь людей. Вы ежедневно окружаете вниманием самые незащищенные категории граждан. Социальный работник - не просто профессия, это, скорее, образ жизни, состояние души. Здесь нет места черствости и равнодушию. Рашид Загидуллин, глава Апастовского района.
-
Апаста Пушкинның бюсты куелды
Апаста бөек шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә. 6 июньдә тагын бер истәлекле вакыйга булды. Апас туган якны өйрәнү музее каршына бөек рус язучысы, прозаик Александр Сергеевич Пушкинның бюсты куелды. Аны райондашыбыз, сынчы Вячеслав Носов ясаган.
-
Бертуганнардай бердәм эшлиләр Кызылтау якларында
Кызылтау бүлекчәсе машина-трактор паркы мөдире Рашат Галимов һәр хезмәттәшен мактый. -Айрат Гарипов, бертуганнар Марат белән Таһир Фәсхиев, Мөслим Мифтахов кебек авылдашларга үземә ышангандай ышанабыз. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләү күңелле дә, нәтиҗәсе дә бар,-ди. -Безнең бүлекчәдә инде бүгеннән уракка әзерләнә башладык,-ди бу як авыллар идарәчесе Рифат Гәрәев. -Язгы кыр эшләрен, чәчүне дә...
-
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне
Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн Эколог көне буларак игълан ителгән. Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик...
-
Апаста булачак яңа бассейнга исем уйлап табучыга бүләк
Апас мәктәбе янәшәсендә яңа төзеләчәк бассейнга син теләгән исем кушарга мөмкиннәр-тәкъдимнәреңне редакциягә, район һәм Апас башкарма комитетына җиткерергә кирәк. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге янәшәсендә моннан ун ел чамасы элек төзелгән кече бассейнга "Дулкын" исеме куштылар. Без игълан иткән "Исем куш!" конкурсында дистәләгән апаслы катнашкан иде. Иң актив Миләүшә Вәлииуллина теләге...
-
Апас чиста суга тиенәчәк
1 июньдә Апаста "Чиста су" программасын чынга ашыру буенча эшләр башланды. Район үзәгендә 10 километрлык яңа суүткәргечләр, аларга махсус гидрантлар монтажланачак. Асфальт юлларны, тротуарларны бозмыйча гына траншеяләрны горизонталь бораулау ысулы белән казыячаклар. Шушы ук дәүләт программасы буенча Тутай авылында да быел урам суүткәргечләре тулысынча яңартыла, бу эш инде төгәлләнеп килә....
-
Апаста брусчаткалы тротуарлар тагын 2 километрга озынаячак
Апас эчендә Муса Җәлил, Ленин урамнары, Яшьләр микрорайоны, район үзәгеннән Каратунга чыгып китеп, Табар күпере, аграр колледж тулай торагына кадәр бару юл читенә салынган тротуарлар җәяүләләрнең иминлеген кайгырта. Аларның гомуми озынлыгы 5 километрдан артып китә. Шундый ук брусчаткалы тротуарлар Апастан Әнәле борылышына кадәр дә төзеләчәк. Төзүчеләр 17 июньнән эш башларга...
-
1 июня – День защиты детей
Дети - самое ценное, что есть у нас в жизни. Семья, детский сад, школа и общество обязаны вырастить детей здоровыми и воспитанными. Если мы вместе убережем их от различных ошибок, неприятностей, то наше будущее будет в надежных руках. Детям нужно дать хорошее воспитание, образование, профессию, научить их труду, привить любовь...
-
Апаста “Тоннель“ операциясе бара
Бүген 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Апаста "Тоннель"операциясе бара. Бу чара вакытында ЮХИДИ хезмәтәкәрләре һәр транспорт чарасын туктатып тикшерәләр. Кыска гына вакыт эчендә биш транспортчы туктатылды. Аның берсе баласын махсус креслога утыртмаган, икесе үзвакытында штраф түләмәүчеләр, бер транспортчы җәяүлегә юл бирмәде, берсе күренми торган номер белән йөри. Аларның һәркайсы тиешле...
-
Апас сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе
Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Биредә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче 26 укучы уңышлы тәмамлавы турында таныклык алды. Укучылар әти-әниләр, кунаклар алдында үз һөнәрләрен күрсәттеләр, укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм укучыларга киләчәктә дә сынатмаска, алган белемнәрен тагын да үстерергә кирәклеген ассызыклады. Чарада...
-
Апас мәктәпләрендә “имин каникуллар“ чаралары
"Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында мәктәпләрдә, шулай ук балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Имин каникуллар" дигән чаралар оештырыла. Чөнки күп кенә нәниләр абый-апалары белән "каникулга" чыгалар. ЮХИДИ начальнигы Румбик Гәрәев, укучылар белән аралашканнан соң, әти-әниләр белән дә очраша. Балаларга һәм өлкәннәргә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган фильм һәм роликлар күрсәтелә.
-
Дәвештә мәктәбендә күп бүләкле “Соңгы кыңгырау”
Дәвеш мәктәбендә быелгы "Соңгы кыңгырау" үзенчәлекле булып үтте. Биредә барлыгы 38 бала укый, тугыз сыйныфтан соң быелгы чыгарылышта Венера Зиннәтуллина, Язилә Мөхәммәтҗанова һәм Раилә Фәррахова туган мәктәпләре белән саубуллашты. Мәктәпнең 14 кешелек коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бу бәйрәмгә бик җитди әзерләнгән-мәктәп шау чәчәктә, матур итеп бизәлгән. -Мәктәп яны бакчасында да...