Карамасар авылындагы янгыннан зыян күрүче гаиләгә сезнең ярдәм кирәк
Карамасарда көтелмәгәндә килеп чыккан бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, бер гаилә йорт-җирсез калды. 8 июль көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә торак йортка ут каба. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут инде йортның эченә таралырга өлгергән була.
- Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, янгын 7 яшьлек баланың шырпы белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кызганычка каршы, йортны, барлык...