Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Карамасар авылындагы янгыннан зыян күрүче гаиләгә сезнең ярдәм кирәк

Карамасарда көтелмәгәндә килеп чыккан бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, бер гаилә йорт-җирсез калды. 8 июль көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә торак йортка ут каба. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут инде йортның эченә таралырга өлгергән була. - Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, янгын 7 яшьлек баланың шырпы белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кызганычка каршы, йортны, барлык...

Карамасарда көтелмәгәндә килеп чыккан бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, бер гаилә йорт-җирсез калды. 8 июль көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә торак йортка ут каба. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут инде йортның эченә таралырга өлгергән була.

- Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, янгын 7 яшьлек баланың шырпы белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кызганычка каршы, йортны, барлык мал-мөлкәтне коткарып калу мөмкин булмады. Җәйге каникуллар дәвам итә. Балаларны кат-кат кисәтсәгез, аларны караучысыз калдырмасагыз, шырпыны ераккарак яшерсәгез иде. Бәла миңа килмәс, дип әйтеп булмый, чит кайгыларга да бармак аша карамасак, алардан гыйбрәт алсак иде. Тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле, игътибарлы булыйк. Бигрәк тә ялгыз яшәүчеләрне, мөмкинлеге чикләнгән күршеләрегезне, туганнарыгызны кайгыртып торыгыз, күз уңында тотыгыз - ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Әлеге йортта яшәүчеләрнең берсе каты авырый, икенчесенең балачактан сәламәтлеге чикләнгән, өченчесе - мөмкинлеге чикләнгән пенсионер. Аларның үз көчләре белән генә йортны яңадан торгызу мөмкин түгел. Кеше кайгысына битараф булмасак иде. Бергә, бердәм булып изге эшкә өлеш кертик. Район бюджетыннан әлеге гаиләгә ярдәм күрсәтелә. "Свияга" авыл хуҗалыгы берләшмәсе дә төзелеш материаллары белән ярдәм итте. Кызганычка каршы, тораклы булу өчен болар гына аз әле. "Ак Барс" банкта Гыймадиева Диләрә Бари кызы исеменә шәфкатьлелек счеты ачылды. Янгыннан зыян күрүче гаиләгә хәлегездән килгән кадәр ярдәм итсәгез иде. Акчаны 40817810101143199261 счетына күчерә аласыз.

Изге, игелекле эшкә бердәм булып кушылыйк!

ОАО "Ак Барс" банк Яшел Үзән филиалының "Апас №1" өстәмә офисы

Адрес: 422350, Россия, ТР, Апас районы, ш.т.п. Апас, Совет урамы, 2а йорт.

Тел.: 8(84376)21-6-36, 22-4-12, 21-4-12.

БАНК: ОАО "Ак БАРС" Банк г. Казан шәһәре.

БИК: 049205805

к/сч.: 30101810000000000805 в ГРКЦ НБ РТ

ИНН: 1653001805

КПП: 160802001

р/сч.: 47422810601020920001

Кабул итүче: Гимадиева Дилара Бариевна.

л/с 40817810101143199261.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помощь семье