Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович!

Ак карлардан аклык, ямьле язлардан ягымлылык, җәйләрдән җылылык, көзләрдән юмартлык алып якыннарыгызның кадерлесе булып яшәү насыйп иткән сезгә Ходай. Шуңа да һәр сүзегез үтемле, һәр эшегез игелекле сезнең. Көчле рухыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, зирәк акылыгыз районыбызны үрләргә күтәрде, халкыбызны эшкә, матур тормышка дәртләндерде. Сезнең киләчәкне алдан күреп эш итүегез, һәммә намуслы...

Ак карлардан аклык, ямьле язлардан ягымлылык, җәйләрдән җылылык, көзләрдән юмартлык алып якыннарыгызның кадерлесе булып яшәү насыйп иткән сезгә Ходай. Шуңа да һәр сүзегез үтемле, һәр эшегез игелекле сезнең. Көчле рухыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, зирәк акылыгыз районыбызны үрләргә күтәрде, халкыбызны эшкә, матур тормышка дәртләндерде. Сезнең киләчәкне алдан күреп эш итүегез, һәммә намуслы кешене бәхетле күрергә теләвегез - ул безнең яхшы яшәү шартлары. Эшне нык уйлап оештыра, планлаштыра белүегез нәтиҗәсендә район үзәгендә һәм авылларда күпме матур, якты, биек биналар калкып чыкты. Ничә чакрымнарга сузылган тигез, асфальт юллар җәелде, яшәешебезгә күпме яңалыклар кертелде. Болар барысы да сезнең кайгыртуыгыз, сезнең хезмәт җимешләрегез.

Сез бәхетле, игелекләр чәчеп,

Изгелекләр җыя күңелегез.

Башкаларны сөендергән өчен

Гел шатлыктан торсын гомерегез!

Яңа яуган кардай ак бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Олы җанлы кеше булганга,

Сез кадерле безнең өчен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев