Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста демографик хәлне яхшырту буенча мөһим эшләр башкарыла

Райондагы демографик хәлне яхшырту максатыннан социаль яклау идарәсе, хастаханә, опека һәм попечительлек бүлеге, балигъ булмаган балалар комиссиясе белгечләре, психологлар катнашында махсус эшче төркем оешты.

Әлеге төркем үз эшен Табар Черкене авылы җирлегендә башлап җибәрде. Бүген бу җирлектә яшәүче яшь хатын-кызлар, гаиләләр белән түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу очрашуларның, профилактик чараларның мөһимлеген белдерде. 
- Хәзер кешеләр дөнья мәшәкатьләренә чумып, бер-берсен күрмичә яшиләр. Иртән эшкә йөгерсәләр, кичен исә кабат өй эшләренә керешәләр. Бу профилактик чаралар, очрашулар яшьләргә, ялгызларга бер-берсе белән аралашырга зур мөмкинлек тудыра. Киләчәктә мондый очрашулар башка авыл җирлекләрендә дә узачак. Шулай ук безнең районда күп еллар эшләп килүче “Ак җилкән“ таныштыру һәм кавыштыру клубы да үз эшен дәвам итеп, насыйп ярларын табарга өлгермәгән егет-кызлар катнашында чаралар уздырачак, - диде ул. 
Очрашуда белгечләр үз тәкъдимнәрен, фикерләрен җиткерделәр. Район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина барыннан да бигрәк сәламәтлеккә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклап, киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев