Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат

Геройлар паркы

Геройлар паркы
  • Тасвирлама:

    Геройлар Паркы, анда Герой исеменә лаек булган якташларыбызның мемориаль такталары һәм бюстлары урнаштырылган. Шулай ук паркта совет чоры хәрби техникасы урнаштырылган.

  • Адресы:

    п.г.т. Апастово Советлар урамы

Районда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бу парк Бөек Ватан сугышы геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, локаль хәрби конфликтларда катнашучыларны искә алу урынына әверелде. Паркта даими рәвештә тантаналы митинглар һәм чаралар уза, парк яңа истәлекле экспозицияләр белән тулылана. Паркның беренче аллеясының мемориаль диварына районның авыл җирлекләре такталары тутырылган, анда күпме кешенең фронтка китүе, күпмесенең әйләнеп кайтуы һәм күпмесенең сугышларда башларын салганы күрсәтелгән. Геройлар паркының өске террасасында фидакарь хезмәтләре өчен алтын йолдызлар, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, мактау, дан, Халыклар дуслыгы билгеләре белән бүләкләнгән якташларыбызның фамилияләре урнаштырылачак. Геройлар паркы 1945 елның маенда Бөек Җиңүнең нинди бәягә эләгүен истә тоту һәм белү өчен төзелгән.