Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Татарстанның Апас районы турында нәрсәләр белү зарур

Татарстанның Апас районы турында нәрсәләр белү зарур

Әлеге бүлектә сез Апас тарихы турында күбрәк мәгълүмат ала, сәяхәтчеләр өчен маршрутлар белән таныша һәм якындагы шәһәрләргә кадәр төгәл араны билгели аласыз.

   Чыннан да чал тарихлы Апас районы истәлекләргә, тарихи вакыйгаларга бай як булып санала. Бөтенроссия  Үзәк Башкарама комитеты карары буенча Апас районы 1930нчы елның 10 августында оешса да, моңа кадәр үк Апас сүзе кеше телендә булган, меңләгән кеше өчен туган як, туган җир, газиз Ватан булган. 1920 нче елга  кадәр территорясе Казан губерниясенең Тәтеш өязе, 1920-1927 еллларда – ТАССРның Тәтеш, 1927-1930 елларда Буа кантонына керә. Оешкан вакытында Апас районына 50 авыл советына караган 70 торак пукты кергән, аларда 49414 кеше (татарлар -3964, руслар 8664, башка халыклар-1109) яшәгән. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.

  ТАССР да административ берәмлекләрне эрелэндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Апас районы таркатыла, биләмәсе Буа һәм Тәтеш районнарына бирелә.

1964 елнаә 4 мартында Буа, Яшел Үзән, Тәтеш районнарының бер өлеше Апас районына кертелә һәм район яңадан торгызыла. Апас районы Татарстан Республикасның кәньяк-көнбатышында урнашкан.Идел алды икътисади районына керә. Республикабызның Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч районнары һәм Чуаш Республикасы белән чиктәш. Территориясе буйлап Зөя елгасы һәм аның кушылдыклары Бола, Үләмә, Коры Үләмә елгалары ага. Саклаулы табигать объектлары: Зөя һәм Үләмә елгалары «Гран-Тау» ландшафлы табигать истәлеге. Территорясендә 120 дән артык археологик истәлек табыла (таш дәвереннән алып болгар һәм Алтын Урда чорына кадәр).