Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

3 декабрь – Халыкара мөмкинлеге чикләнгән кешеләр көне

01 декабря 2022, 06:00

254

0

0

3 декабрь – Халыкара мөмкинлеге чикләнгән кешеләр көне

Ул районыбызда ункөнлек буларак билгеләп үтелә һәм бу чорда күп төрле чаралар үткәрелә. Авыруны беркем дә сорап алмый. Ул кайберәүләргә тумыштан Аллаһы Тәгаләнең сынавы булып килә. Кемдер көтмәгәндә-уйламаганда авырып китә, кемдер юл һәлакәтенә очрап, яисә башка фаҗигале сәбәпләр аркасында физик мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Районыбызда язмыш тарафыннан кыерсытылып та, авырлыкка бирешмичә яшәүче кешеләр бар. Без аларның көчле рухлы булып калуларына сокланабыз, аларның батыр йөрәкле булуларын үрнәк итеп куябыз. Үзләрен кимсетеп тойган кешеләргә үз-үзләренә ышанычларын арттырыйк, киләчәк көннәренә өмет уты кабызыйк. Аларның хәлләрен аңлап, күңел авазларын ишетеп яшәргә тырышыйк. Җылы карашыбызга, игътибарыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын беркайчан да истән чыгармыйк, аларга ункөнлектә генә түгел, һәрдаим игелекле, шәфкатьле булыйк, хәлебездән килгәнчә ярдәм күрсәтеп яшик.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев