Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

“Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызы 11 майда туган көнен билгеләп уза😍😍😍🎉🎉🎉🌺🌺🌺

11 мая 2023, 09:10

293

0

0

“Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызы 11 майда туган көнен билгеләп уза😍😍😍🎉🎉🎉🌺🌺🌺

Гөлнара Рөстәмовна! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен җитез, тырыш, өлгер хезмәттәшебез, сәләтле җитәкче, очлы каләмле иҗатташыбыз булсаң, гаиләңдә менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан хатын һәм назлы әни. Тормышка карашың, яшәү тәмен аңлый белүең белән аерылып торасың. Синең киләчәктә дә гаилә җылысын тоеп, пар канатың - Фирдүсең янәшәсендә, балаларың шатлыгын күреп, бик тә бәхетле яшәвеңне телибез. Хезмәтеңдә бары тик уңышлар юлдаш булсын!

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Мин ышанам алда бары бәхет,
Куанычлар сине көткәнгә.
Яшә үз-үзеңә тугры булып.
Үкенмәслек итеп үткәнгә.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.

Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” коллективлары. 🥳😘

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев