Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Поздравления

Каратунда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез Зәйнуллина Гүзәл Зөфәр кызы 8 декабрьдә күркәм юбилеен каршылый

08 декабря 2023, 09:22

329

0

Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез.
Син безнең гаиләбезнең кояшы, барыбызның да күңелләренә җылылык өләшеп, кайгыртып, сабырлык үрнәге булып яшисең. Ак халатыңа тап төшермичә, һөнәреңә тугры калып 22 ел район үзәк хастаханәсендә табибә булып эшлисең. Балаларга карата да игътибарлы син. Без - якыннарыңа да киңәшләреңне кызганмыйсың, сәламәтлегебезне кайгыртып, гел ярдәмгә киләсең.
Киләчәктә дә гаиләбез тулы, түгәрәк булсын иде. Балалардан бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп, игелекләр күреп, бәрәкәтле, имин тормышта яшәргә язсын. Һәр туган көн яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туганнар, дуслар хөрмәтен тоеп озын-озак яшәргә язсын.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Юбилеең синең котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсең һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсен бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Марат, улларың Илфат, Илмир, апаларың Фәүзия, Фәния, Сәвия, килендәшең Гадилә гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев