Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Асия апа Хәсәнова чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата

Тәрәз төбендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә утыра. Бүрек-бүрек яраннарга, төрле төсле миләүшәләргә сокланмый мөмкин түгел. Кайбер гөлләре инде агачны хәтерләтә. Арада 35 ел чәчәккә күмелүче роза (гибискус) гөле дә бар.

(7 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Асия апа – Дәвеш авылы кызы. Матур табигать кочагында үскән кыз, гомер буе гөлләргә, чәчәкләргә, матурлыкка, табигатькә гашыйк.

“Гөлләрне яшьтән үк үстерәм. Аларны утыртып, чәчәк атуын көткәннәр, авызга су кабып, өсләренә бөркүләр әле дә истә. Гөлләр бит яхшы кәеф өсти, күңелне күтәрә, һаваны чистарта, начар энергетиканы юкка чыгара. Алар миңа балаларым кебек. Берсен дә аерып карамыйм, барысын да бертигез күрәм“, - ди Асия апа.

Хәсәновларның йортларына кергәч, гөлләр илендә адашасың. Шеффлера, гибискус, диффенбахия, фикуслар тармакланып үсеп түбәгә тигән, яраннар, кыңгыраулы гөл (глоксиния), миләүшә (фиалка), спатифиллюм чәчәкләргә күмелгән.

Хәсәновлар терлекләр дә асрыйлар, тавык-чебиләре дә күп, казлар, үрдәкләр дә үстерәләр. Үзләре әйткәнчә, гөл белән сөйләшеп утырырга, сыйпап йөрергә вакытлары да юк. Ләкин, ерактан ук сизелеп тора, Асия апа алардан күзен дә алмый, үзе дә сизмәстән, күңел, йөрәк җылысын өләшә. Барысы турында да озаклап, тәмләп сөйли ала. Кайчан утырткан, каян “эләктереп кайткан”, ничек үсеп киткән – барысы да хәтерендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев