7 май 2020 яңалыклары
-
Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Жиңү тәрәзәләре» аша бәйрәм котлаулары юллана
Бөтенроссия “Җиңү тәрәзәләре акциясе кысаларында Югары Балтай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Шәүкәт абый Хатыйповка һәм Хәлилрахман абый Фәйзрахмановка җырлы бәйрәм котлаулары ирештерелде.
-
Апаста язгы чәчү алдынгылары премия белән бүләкләнде
Район башлыгы Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин барлык хуҗалыкларда булып чәчү алдынгыларына Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырдылар.
-
“Йолдыз“(“Звезда“)ның отыш иясе билгеле
20 апрельдән 30 апрельгә кадәр “Йолдыз“(“Звезда“) газеталарына ташламалы бәядән язылучылар арасында бәйге игълан иткән идек. Җиңүче – билгеле!
-
“Китап”- фикердәшләр эзли
“Китап” милли радиосын хәзер смартфоннар аша да тыңлап була. Мобиль өстәмә радионы iOS һәм Androidта тыңлап була. Китапның баш редакторы Алмаз Миргаязов сөйләгәнчә, чит илләрдә яшәүче татарлар мобиль өстәмә ярдәмендә үзләренең милли радиоларын уңайлы форматта тыңлый алалар. Милли “Китап” милли радиосында татар әдәбиятының һәм татар җурналистикасының иң кызыклы, күңелләрне яуларлык әсәрләр яңгыраса гына, тыңлаучы күңелен җәлеп итеп була.
-
Апаста үзизоляция таләпләрен бозучыларның саны 120гә җиткән
Районда үзизоляция таләпләрен бозучылар арта бара.
-
Каратун мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнә
“Сәләт“ балалар иҗат үзәгенең Каратун мәктәбендә эшләп килүче “Илһам“ түгәрәгенә йөрүче укучылар бәйрәм сәламе итеп видео яздырган.
-
Апаста яшәүче Асия апа Хәсәнова чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата
Тәрәз төбендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә утыра. Бүрек-бүрек яраннарга, төрле төсле миләүшәләргә сокланмый мөмкин түгел. Кайбер гөлләре инде агачны хәтерләтә. Арада 35 ел чәчәккә күмелүче роза (гибискус) гөле дә бар.
-
“Йолдыз”(“Звезда”) газетасына языл һәм кыйммәтле бүләк от
Төп приз-мотоблок!
-
Чирмешәндә янгын чыккан
Районның янгын сүндерү бүлегенә төнге сәгать 3тә Чирмешәндә торак йорт януы турында хәбәр керә.
-
Лира Яруллина үзешчән рәссамнар күргәзмәсендә катнашты
Үзхәбәрчебез, иҗат ялкыны белән янып яшәүче Лира Яруллина үзешчән рәсссамнар күргәзмәсендә катнашты һәм Дипломга лаек булды.
-
7 май – электр элемтәсе хезмәткәрләре көне
Элемтәчеләр хезмәте тормышыбызда көндәлек кирәкле көнкүреш белән бәйләнгән.
-
Район укучылары 12 майдан кабат белем алуга керешәчәкләр
Укулар шулай ук дистанцион форматта дәвам итәчәк.