Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер күрешү – бер гомергә тиң

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап "көрәш" барды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, район пенсия фонды, Россия пенсионерлар...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап "көрәш" барды.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, район пенсия фонды, Россия пенсионерлар берлегенең Апас бүлекчәсенең уртак тырышлыгы белән узган ярыштан һәркем канәгать калды. Лилия Зәйнуллина һәм Гөлүсә Нургалиева җитәкчелегендәге оешмалар өлкәннәрне түләүсез кайнар чәй, тәмле өчпочмак, пәрәмәчләр белән сыйладылар. "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлеге исә өлкәннәргә календарьлар бүләк итте.

Ярышның җиңүчеләре түбәндәгечә:

Шашка ярышларында ир-атлардан I урынга - Гайфулла Фәйзуллин (Апас), II урынга - Мәсгуть Маннапов (Апас), III урынга - Фәһим Вәлиев (Борнаш) лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында I урында - Илсөяр Хәбибуллина (Зур Күккүз), II урында - Миләүшә Вәлиуллина (Апас).

Шахмат буенча ир-атлардан: I урынны Наил Шәвәлиев (Апас), II урынны Альберт Зиннәтуллин (Апас), III урынны Фәһим Галиуллин (Апас) алды. Хатын-кызлар арасында: I урында - Талия Хакова (Дәвеш), II урында - Наилә Галиуллина (Дәвеш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев