7 октябрь 2014 яңалыклары
-
“АпасТур” туристлык агентлыгы Сезне ял итәргә чакыра!
Бездә Мәскәү бәяләре, Казан бәяләреннән күпкә ким. Чагыштырып карагыз, аннан шалтыратыгыз. Т.: 89050266333.
-
Нурга күмдек гомер көзләрен
Район мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре хөрмәтләнде. Алар өчен җирле артистларыбыз җылы эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Барлык чыгышларны да апа-абыйлар, әби-бабайлар алкышларга күмде.
-
Кемдер китә, кемдер кайта
1 октябрьдән район хәрби комиссариатында көзге чакырылыш башланды. Бу хакта Россия Президентының «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы күрсәтмәсе һәм Россия Федерациясе Оборона министрының «Октябрь-декабрь айларындагы чакырылыш турында»гы боерыгы чыкты. Быел көзге чакырылышта 40ка якын егет солдат киеме кияргә әзерләнә. Ә солдат аналары минутлап улының кайтыр вакытын саный.
-
Бер күрешү – бер гомергә тиң
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап "көрәш" барды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, район пенсия фонды, Россия пенсионерлар...
-
“Факел” кабат беренче!
Казан шәһәрендә хәрби-патриотик "Яшь армиячеләр, алга!" уеннарының зона этабы узды. Анда Апас урта мәктәбенең Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге "Факел" төркеме дә катнашты. Уенда укучылар спорт, Ватаныбызның тарихын белү, хәрби уставлар, законнар, медицина буенча әзерлек, төз йөрү буенча да сыналдылар. Барлык этапларны да уңышлы үтеп, Апас мәктәбе командасы беренче урынны яулады.
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ"03.10.2014