Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел башыннан Республикабызда “Экология” милли проекты кысаларында 600 гектарга якын урман яңарттылар

Урманнарны яңарту эшләре Республикабызда ел дәвамында 4784 гектарда үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 22нче апрель, “Татар-информ”)
Ел башыннан алып, 20нче апрельгә кадәр, Татарстанда урман яңарту эшләре барлыгы 611 гектарда башкарылды. Бу турыда Республика урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.


“Шул исәптән, урман культуралары утырту 592,4 гектарда, урман үрчетү 18,6 гектарда башкарылды”, - дип билгеләп үтәләр оешмада.
Тулаем алганда, 2020нче елда “Татарстан Республикасы урманнарын саклау” региональ проекты нигезендә, “Экология” милли проекты кысаларында, урман яңарту эшләрен барлыгы 4784 гектарда башкару планлаштырыла. 2019нчы елда бу эш 2514 гектарда үткәрелгән иде. Бу турыда элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы хәбәр итте.


Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр белән дә шөгыльләнәләр. Чокыр-чакырлар тирәсендә яшь үсентеләр утырту 480,7 гектарда, урман культураларын тыгызлау 465 гектарда, урман питомникларында орлыклар чәчү 1, 35 гектарда башкарылды.
“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” региональ проектының төп максаты - 2024нче елга кадәр кулланылыштан чыгарылган белән яңартылган урманнар арасында чагышманы 100 процент күләмендә тәэмин итү тора. Эш Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Экология” милли проекты кысаларында алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев