Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гафу итегез, зинһар» - Казанда һәлак булган 7 яшьлек малайның ата-анасы белән 1,5 млн түләп килешкәннәр

Казанда су ташый торган машина астында һәлак булган 7 яшьлек малайның ата-анасы судтан җинаять эшен ябуны сораган. «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагыннан билгеле булганча, гаилә җинаятьтә гаепләнүче белән килешү төзергә карар кылган. Һәлакәткә очраган «КАМАЗ» машинасы белән 66 яшьлек Илдар Саттаров идарә иткән булган.

Мондый көтелмәгән гариза белән малайның әти-әнисе 10 март көнне узган процесс вакытында чыккан.   «Миңа судта катнашу эшен тапшырган ата-ана Саттаровка карата җинаять эшен туктатуны сорады. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, матди зыянны ул тулысынча каплады. Бүгенге көндә гаилә аңа карата дәгъва белдерми. Өстәвенә, Саттаров ата-аналарга компенсация рәвешендә миллион ярым сум акча түләде», — дип судка мөрәҗәгать итте үлгән малайның әти-әнисе исеменнән килгән вәкил.   Хөкем ителүче янә баланың ата-анасына мөрәҗәгать итеп, алардан гафу үтенде.   «Гафу итегез, гафу итегез, зинһар», — дип мөрәҗәгать итте Саттаров гаиләгә.   Судның ата-ананың үтенечен канәгатьләндерүе яки башка карар чыгаруы тиздән билгеле булачак. Бу хакта Саттаровка хөкем карары чыгарылгач кына әйтеп булачак.

Чыганак: https://www.matbugat.ru/news/?id=36176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев