15 март 2022 яңалыклары
-
Шатлык өләшүче Сания апа
Сатмыш авылында яшәүче Сания апа Хуҗина редакциябезгә бик саваплы гозер белән килде.
-
“Мин Алиянең сөяркәсе”, – дигән яшь кенә ир-ат тавышы ишетелде
Ришат төшке ашка кайтып кына утырган иде, телефон шалтырады. Чыбыкның теге очында эндәшәүче юк, бераз мышнаган тавыш кына ишетелде кебек. “Алло! Исәнмесез, ник дәшмисез?” – дигән соравына: “Мин Алиянең сөяркәсе”, – дигән яшь кенә ир-ат тавышы ишетелде. Һәм трубканы куйды. Ришат кына кулында тоткан телефон трубкасын кая куярга белми изаланды. Аптырагач, кресло өстенә ыргытып, чыгып китте.
-
Улымны күрәсе килә...
Күптән күрмәгән танышларымны очратсам, бер үк сорауны биргән кебек тоелалар. Вакыт узу белән, хәсрәтең әзрәк җиңеләймәдеме, янәсе. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Яшьле күзләрне яшерәм дә, юлымны дәвам итәргә ашыгам. Баласын югалткан кеше генә аңлый мине.
-
Өч кызы белән тол калган ир: «Сизенсәм дә, терелүенә өметләндем»
Чирмешәндә яшәүче Рифат Мөхәммәтшин өч кызы белән ялгызы кала. Хатыны Галияне югалтканына бер ай да юк әле.
-
Кытайда чир яңадан кабынган
Кытайда соңгы тәүлек эчендә 3400гә якын коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән, бу 2020 елның февралендә пандемия башланганнан бирле иң югары күрсәткеч, дип хәбәр итә «Российская газета».
-
«Гафу итегез, зинһар» - Казанда һәлак булган 7 яшьлек малайның ата-анасы белән 1,5 млн түләп килешкәннәр
Казанда су ташый торган машина астында һәлак булган 7 яшьлек малайның ата-анасы судтан җинаять эшен ябуны сораган. «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагыннан билгеле булганча, гаилә җинаятьтә гаепләнүче белән килешү төзергә карар кылган. Һәлакәткә очраган «КАМАЗ» машинасы белән 66 яшьлек Илдар Саттаров идарә иткән булган.
-
Районда юл куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр
Юллар идарәсендә махсус киңәшмә узды.