Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралыдан Гөлчәчәк Әхтәмова Президент белән очрашуга барды

Иске Йомралы терлекчелек фермасында эшләүчеләрнең уңганлыгы, тырышлыгы, биналардагы тәртип, чисталык турында күптапкырлар язган бар. Гөлчәчәк Әхтәмова да биредә хезмәт итүче иң булдыклы сыер савучыларның берсе. Ул 18 елдан бирле сөтлебикәләр арасында. Эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Үзенә йөкләнгән 50 сыерның һәрберсенең холкын, җаен белә, һәркайсына исеме белән, матур итеп эндәшә....

Иске Йомралы терлекчелек фермасында эшләүчеләрнең уңганлыгы, тырышлыгы, биналардагы тәртип, чисталык турында күптапкырлар язган бар. Гөлчәчәк Әхтәмова да биредә хезмәт итүче иң булдыклы сыер савучыларның берсе. Ул 18 елдан бирле сөтлебикәләр арасында. Эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Үзенә йөкләнгән 50 сыерның һәрберсенең холкын, җаен белә, һәркайсына исеме белән, матур итеп эндәшә.

- Ул ел башыннан 169 мең 570 литр сөт савып алды. Бер сыерга 3 мең 391 литр туры килә. Гөлчәчәкнең алдынгылыкны биргәне юк, - ди ферма мөдире Рәүфә Хәерова.

Гөлчәчәк Әхтәмова быел фидакарь хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгәне өчен, башкалада узган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә дә чакырылды. Анда район делегациясе составында барып, хөрмәтләнде, данланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча