9 октябрь 2014 яңалыклары
-
Апас районы пенсия фондында кабул итүләр була
24 октябрь көнне, 10.00 сәгатьтә районның пенсия фонды бүлеге бинасында республиканың пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Вафин түләүсез халыкны кабул итә. 17 октябрьгә кадәр сораулар 21-1-71 телефоны аша алдан язып алыначак.
-
Иске Йомралыдан Гөлчәчәк Әхтәмова Президент белән очрашуга барды
Иске Йомралы терлекчелек фермасында эшләүчеләрнең уңганлыгы, тырышлыгы, биналардагы тәртип, чисталык турында күптапкырлар язган бар. Гөлчәчәк Әхтәмова да биредә хезмәт итүче иң булдыклы сыер савучыларның берсе. Ул 18 елдан бирле сөтлебикәләр арасында. Эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Үзенә йөкләнгән 50 сыерның һәрберсенең холкын, җаен белә, һәркайсына исеме белән, матур итеп эндәшә....