Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпбалалы гаиләләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасында Россиядәге күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100% субсидияләр түләргә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева хәбәр итте, дип яза "Известия".

Шулай итеп, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителергә мөмкиннәр.   "Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, кризис чорында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү чараларында - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүнең 70%ын субсидияләү, гражданнар өчен "коммуналка" түләгәндә банклар комиссиясен гамәлдән чыгару һәм идарәче компанияләр өчен 0,1%ка кадәр чикләү каралган.   Тәкъдимнәрне раслау өчен Төзелеш министрлыгына җибәргәннәр инде. Якын арада аларны министрлар кабинетына да тәкъдим итәргә исәп тоталар.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36133

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев